Теләче Информ

Мисырда Каир аэропорты янында шартлау булган

Мисырда Каир халыкара аэропорты янында шартлау булып, 12 кеше имгәнгән. Бу турыда РИА Новости Мисырдагы рәсми чыганагына сылтама белән хәбәр итте.

Аэропорт янында ягулык салынган савыт шартлаган. Хәзерге вакытта имгәнгән 12 кеше дә хастаханәдә дәвалана. 

Нефтехимия компаниясенең резервуарларының берсе артык эсселектән шартлаган, дип әйткән Мисыр армиясе рәсми вәкиле Тамер Рифаи. Резурвуар аэропорт янында шартлаган. Шуңа күрә аның эшенә зыян китермәгән.

Реклама

Хәзерге вакытта аэропорт гадәти режимда эшли. 

Татар -информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: