13 июль 2018 яңалыклары
-
Азнакай районында 11 яшьлек улын кыйнаган ир-атны хөкем иттеләр
Татарстанның Азнакай районында бер ел дәвамында 11 яшьлек улын кыйнаган ир-атны хөкем иттеләр. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
-
Татарстанда балыкчылар Иделдә батып баручы спорт көймәсендәге кешеләрне коткарган
Казан һәм Югары Ослан арасында Иделдә спорт катеры бата башлаган. Андагы ике кешене балыкчылар коткарган. Әлеге вакыйга кичә була, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәлеге. Катерның төбе тишелгән һәм аңа су тула башлаган.
-
Тавык башыннан - ике сум. Кайбер районнарда йорт кошлары асраган өчен салым җыя башлаганнар
Татарстанның Азнакай районы авыл җирлекләре башлыклары тавык асраучылардан тавык башыннан 2 сум акча җыя башлаганнар. Бу хакта безгә Урсай авылы советы депутаты, безнең даими авторыбыз Хәким Гыйләҗев хәбәр итте, дип яза "Кызыл таң".
-
Татарстанда өч көн элек суга батып үлгән хатын-кызның кем икәнен ачыклаганнар
11 июльдә Алабуга балыкчылары Криуша елгасында йөзеп барган хатын-кыз мәетенә тап була. Аның кем икәнлеген бүген генә ачыклый алалар
-
"Үземә кабер казыдым, ләкин дога мине саклап калды"
Бу дөньяда гыйбрәтләргә сәләтле кешеләр өчен гыйбрәтләр бик күп, адым саен, минут саен очрый алар. Шуларның берсенә генә тукталып үтәсем килә. Авылдашыбыз Вафа абый Фәхертдинов (исемнәре үзгәртелмәде) ниндидер сәбәпләр аркасында (сатлык җаннар явызлык кылгангамы, җәрәхәтләнеп аңын югалткангамы) сугыш вакытында немец фашистларына әсирлеккә эләгә
-
Петровск авылында зур бәйрәм узды
Башлыча керәшеннәр яшәгән Петровск авылында быел да Питрау зурлап үткәрелде.
-
Дөнья чемпионаты вакытында Татарстанга 36 илдән 300 мең турист килгән
Туристлар футбол буенча чемпионат вакытында Казанда 11,2 млрд акча тотканнар.
-
Камал театры актеры Раил Шәмсуаров: "Мин бит әле артист кына"
Озын буе, җиңел, ябык гәүдәсеннән һәм... тавышыннан таныйлар, үз итәләр аны. “Зәңгәр шәл” спектаклендә “Кара урман” җырын башкаруын гына искә төшерегез! Раил Шәмсуаровның моңлы актер булуын театрга еш йөрүче тамашачы әллә кайчан сизде инде. Рольләрне тавышының мөмкинлекләренә карап бирәләрдер кебек аңа
-
Авыл хатын-кызларына илле, йөз мең сум акча түләнә башлады
2018 елның гыйнварыннан башлап Баулы районы авылларында яшәүче ун хатын-кыз беренче балалары туу уңаеннан 50 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелүче акча алдылар, дип яза җирле басма.
-
Казанда ике яшьлек бала балконда бикләнеп калган
Казанда балконда бикләнеп калган ике яшьлек баланы коткарганнар.
-
Ташлама мине, әни!
Әминә сату әйберләрен кояш нурларыннан мөмкин кадәр яшерергә тырышкан әби-чәбиләр рәтенә килеп керде. “Тәмләп кара инде” борынны кытыклаган төрле җиләк-җимеш, яшелчә хуш исләре арасыннан дип эчтән кимергән бер халәт тозлы кыяр эзләтте. Аның тарту көче китерде бирегә. Ниһаять, ул кесәсендәге актык акчасын барлап, теләгәнен табып, сатып алды.
-
Хезмәт министрлыгы пенсияләрне индексацияләү тәртибен үзгәртергә тели
Хезмәт министрлыгы пенсионерның 12 меңгә кадәр вәгъдә ителгән еллык пенсия үсешен тәэмин итү өчен пенсияләрне индексацияләү схемасын үзгәртү турында фикер алыша. Бу хакта Ведомство башлыгы Андрей Пудов белдерүенә сылтама белән “Интерфакс” хәбәр итә.
-
Җомга, 13 июльдә, Җирдә Кояшның супер Ай белән тотылуы күзәтеләчәк
Җомга, 13 июльдә, Җир халкы Кояшның супер Ай белән тотылуын күрәчәк. Мондый сирәк очрый торган күренешне Австралия, Яңа Зеландия, Антарктидада Кейси станциясендәге галимнәр күзәтә алачак. Бу турыда ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
-
Мисырда Каир аэропорты янында шартлау булган
Мисырда Каир халыкара аэропорты янында шартлау булып, 12 кеше имгәнгән. Бу турыда РИА Новости Мисырдагы рәсми чыганагына сылтама белән хәбәр итте.
-
Өч дус егет җир куенына кереп ятты: Башкортстанда коточкыч авария
Башкортстанның Мишкә районында коточкыч юл фаҗигасендә һәлак булган өченче егетне җирләделәр. 10 һәм 11 июльдә икесен җир куенына салганнар иде.