Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Могъҗиза: юлбарыс белән кәҗә бер читлектә дус яшиләр! (Видео)

Бу көннәрдә бөтен дөнья интернеты шау килә - Россиянең Приморье краенда урнашкан Приморье сафари-паркындагы юлбарыс һәм кәҗә дуслашканнар да көннәр буе бер-берсенә тагылып янәшә йөриләр. Әлеге күренеш чынлап та могҗиза, чөнки ерткыч хайван, бигрәк тә бер кайчан да кулга ияләнтерелмәгән, һәрчак кыргый булып калган юлбарыс кәҗә кебек хайваннарны беренче күрүгә...

Бу көннәрдә бөтен дөнья интернеты шау килә - Россиянең Приморье краенда урнашкан Приморье сафари-паркындагы юлбарыс һәм кәҗә дуслашканнар да көннәр буе бер-берсенә тагылып янәшә йөриләр.

Әлеге күренеш чынлап та могҗиза, чөнки ерткыч хайван, бигрәк тә бер кайчан да кулга ияләнтерелмәгән, һәрчак кыргый булып калган юлбарыс кәҗә кебек хайваннарны беренче күрүгә үк тотып ашарга тиеш кебек.

Әмма шулай килеп чыккан, әлеге юлбарыс бик мәрхәмәтле икән. Ә бәлки аңа үзенә генә күңелсез булгандыр? Шуңа күрә янында кәҗә йөргәнгә әйбер әйтмидер, дус кирәктер? Ансын инде бер Алла һәм юлбарыс үзе генә белә.

Шунсы кызык, фән буенча, җанварлар бары инстиктка гына буйсынып эш йөртә, дип санала, әмма, практика күрсәткәнчә, барысы да алай гади түгел икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев