Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Әниләр көне белән тәбриклибез!!!

Хөрмәтле әниләр! Сез - Җир йөзенә Матурлыкны, Игелекне, Шәфкатьлелекне тудыручы, матурлыкны яшәтүчеләр! Киләчәгебезне дәвам итүче ул-кызлар табып, аларны тормышка әзерләп, аякка бастыргансыз, тәрбиягез өчен без сезгә ихлас рәхмәтлебез. Районыбызның кайсы гына җирлегендә яшәсәгез дә, кайсы гына оешмасында кем булып хезмәт куйсагыз да, сезнең хезмәтегез һәрчак мактауга лаек. Хезмәтне, тормышны яратуыгыз...

Хөрмәтле әниләр! Сез - Җир йөзенә Матурлыкны, Игелекне, Шәфкатьлелекне тудыручы, матурлыкны яшәтүчеләр! Киләчәгебезне дәвам итүче ул-кызлар табып, аларны тормышка әзерләп, аякка бастыргансыз, тәрбиягез өчен без сезгә ихлас рәхмәтлебез.

Районыбызның кайсы гына җирлегендә яшәсәгез дә, кайсы гына оешмасында кем булып хезмәт куйсагыз да, сезнең хезмәтегез һәрчак мактауга лаек. Хезмәтне, тормышны яратуыгыз белән балаларыгызга, яшьләребезгә үрнәк булып яшисез. Сезнең киң күңелегез, сабыр йөрәгегез тормышта килеп чыккан кыенлыкларны да кичеп чыгарга ярдәм итә.

Кадерле әниләр! Сезгә-саулык сәла-мәтлек, гаиләгезгә тигезлек һәм тынычлык телибез. Үстергән балаларыгызның кадер-хөрмәтен, игелеген күреп яшәү насыйп булсын сезгә.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты һәм "ТеләчеИнформ" редакциясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев