29 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Һәр хатын-кызга әни булырга язсын!
Күкрәгенә сабыен кыскан хатын-кыз - кешелек җәмгыятендә иң кадерле зат. Чөнки аның кулында - киләчәк. Ана булу - гаять олы, мактаулы һәм җаваплы бурыч. Әниләр - бөтен гомерен балаларга багышлаган изге кешеләр. Нәкъ менә алар уңышларыбыз өчен ихластан сөенә, авырлыклардан яклый, күңелсезлекләргә көенә, тормыш юлындагы һәр адымыбыз өчен ут йота....
-
Төркия белән бәйле вәзгыять аркасында, Россиядә азык-төлеккә бәяләр артырга мөмкин
Кичә Россия Президенты Владимир Путин Төркиягә карата икътисади чаралар куллану хакындагы Указга кул куйды. Андагы пунктларның берсе Россиягә РФ Хөкүмәте билгеләгән исемлек буенча Төркиядә җитештерелгән кайбер төр товарларны кертүне тыю яки чикләүдән гыйбарәт. - Әгәр анда импорт күләмендә җитди үзгәрешләр булса, беренчедән, бу һичшиксез товар әйләнешендә чагылыш табачак. Икенчедән, продукциянең...
-
Актаныш районында килеп чыккан авариядә бер кешенең гомере өзелә
Актаныш районында, Пучы авылы янында ике йөк автомобиле, бензовоз һәм микроавтобус катнашында юл-транспорт һәлакәте булды. Авария нәтиҗәсендә йөк машинасын "иярләгән" шоферларның берсе шунда ук үлә. ЮХИДИ идарәсе мәгълүматларына караганда, һәлакәт һава шартларының начар булуы сәбәпле килеп чыккан. Әлеге хәлне үз күзләре белән күргән кешеләр раславынча, бер йөк машинасының, каты бәрелешү...
-
“Бердәм Россия” кабул итә
"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе 1 декабрьдә гражданнарны Бердәм кабул итү көне үткәрә. Әлеге уңайдан районыбызда да ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Садриев һәм район җитәкчеләре - муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Нуруллин, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Роберт...
-
Минималь хезмәт хакы турында
ТР Профсоюзлары Федерациясе, ТР Эш бирүчеләрнең Координацион Советы ТР Министрлар Кабинеты белән берлектә бюджеттан тыш секторда эшләүчеләрнең хезмәт хакын 7309, дәүләт оешмаларында эшләүчеләрнеке 5965 сум дип билгеләнде.
-
Әни яраны (укучыларыбыз иҗаты)
Күз тимәсен әни яранына, Чәчәк атты әле яңа гына. Кызыл чәчәгеннән нурлар тама, Йөрәк серләремне сөйлим аңа. Яран - әнием гөле, Күтәрә күңелемне. Борчу килер булса, гөлем шиңә, Яшел яфрагына сары иңә. -Моңсуланма, балам, башың имә, Сары сагыш миндә генә, - димә. Әнием яраны Җиңеләйтә яраны. Әни яранына сокланалар, Тәрәз...
-
Әниләр көне белән тәбриклибез!!!
Хөрмәтле әниләр! Сез - Җир йөзенә Матурлыкны, Игелекне, Шәфкатьлелекне тудыручы, матурлыкны яшәтүчеләр! Киләчәгебезне дәвам итүче ул-кызлар табып, аларны тормышка әзерләп, аякка бастыргансыз, тәрбиягез өчен без сезгә ихлас рәхмәтлебез. Районыбызның кайсы гына җирлегендә яшәсәгез дә, кайсы гына оешмасында кем булып хезмәт куйсагыз да, сезнең хезмәтегез һәрчак мактауга лаек. Хезмәтне, тормышны яратуыгыз...