Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

ОСАГО полисын үзең белән йөртмәскә дә мөмкин булачак

Россия Премьер-министрының беренче урынбасары, юл хәрәкәте иминлеген булдыру буенча хөкүмәт комиссиясе рәисе Игорь Шувалов шул хактагы документ әзерләргә кушкан Димәк, Юл йөрү кагыйдәләренә үзгәреш кертелгәннән соң, ОСАГО полисының кәгазь вариантын үзең белән йөртүнең кирәге дә калмаячак. Аны электрон варианты алмаштырачак. Исегезгә төшерәбез, 2016 ел башыннан ОСАГО полисы булмаган машина йөртүчеләргә...

Россия Премьер-министрының беренче урынбасары, юл хәрәкәте иминлеген булдыру буенча хөкүмәт комиссиясе рәисе Игорь Шувалов шул хактагы документ әзерләргә кушкан

Димәк, Юл йөрү кагыйдәләренә үзгәреш кертелгәннән соң, ОСАГО полисының кәгазь вариантын үзең белән йөртүнең кирәге дә калмаячак. Аны электрон варианты алмаштырачак.

Исегезгә төшерәбез, 2016 ел башыннан ОСАГО полисы булмаган машина йөртүчеләргә почта аша штрафлар юллана башлый. Россиянең автоиминиятләштерүчеләр берлеге ЮХИДИ белән бу хакта килешә алган. Тәҗрибә Мәскәү, Казан һәм башка кайбер шәһәрләрдә кулланыла башлаячак. Кагыйдә бозучыларны автомат рәвештә эшләүче камералар ярдәмендә эләктерәчәкләр. Штраф суммасы - 800 сум.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев