Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

"Принц" "Король"гә каршы: кем кемне?

10 июнь көнне Парижда үтәчәк теннис буенча Ролан Гаррос финалында ике иң көчле уйнаучы катнаша. Елдан ел бу турнирның җиңүчесе Рафаэль Надаль һәм аның көндәше – бу кортта иң перспектив дип саналган Доминик Тим.

Кыскача финалистларның иң мөһим уенга барып җитү юлы турында:
 
Доминик Тим. Зур теннисны яратучы җанатарлар Тимны грунтта уйнаучы принц дип атыйлар. Күптән түгел Тим Испанияда уздырылган турнирның финалында катнашып, Россиядә туып-үскән Германия гражданины Александр Зверевка җиңелде (4:6, 4:6). Ә Лионда француз Жиль Симонны җинеп чемпион титулына лаек булды (3:6, 7:6, 6:1). Парижның үзендә дә Тим бик көчле уен күрсәтте (шул ук ¼ финалында Александр Зверевны җиңүе генә дә ни тора).
 
Рафаэль Надаль. Надаль турында күп язу да кирәк түгелдер. Ул - «дөньяның беренче ракеткасы», Ролан Гаррос турнирының рекордсмены. Бу турнирны спортчы 10 тапкыр отты. Әлеге турнирда ул король. 
 
Букмекер аналитиклары Надальның сетлар буенча 3:0 исәбе белән җиңүен фаразлый. Ләкин минем уйлавым буенча, Тим бер сет булса да алачак, ә уены яхшы гына китсә, җиңү дә аның ягында булачак.
 
 

Марсель МАСАГУТОВ
Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев