10 июнь 2018 яңалыклары
-
Сауш авылында яшәүче Хәдия апа Сәйфетдинованы туган көне белән район җитәкчелеге тәбрик итте
Бүген Сауш авылында яшәүче Хәдия апа Сәйфетдинова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп уза.
-
Сигез һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә аена 70 мең сум түләргә тәкъдим итәләр
Сәясәтче Юрий Крупнов сигез балалы гаиләләрне коммуналь түләүләрдән азат итү һәм машиналар белән тәэмин итү фикерен әйтте. Сигез һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә Президент гранты буларак, ай саен 70 мең сум түләргә җыеналар. Мондый тәкъдим белән Россия Президенты Владимир Путинга Демография, миграция һәм төбәк үсеше институтының күзәтү советы җитәкчесе Юрий Крупнов мөрәҗәгать итте. Бу хакта RT хәбәр итә.
-
Казанда Җанатарлар фестиваленә керү бушлай булачак - Дамир Фәттахов
Казанда Җанатарлар фестиваленә керү бушлай булачак. “Казан” гаилә үзәге мәйданына аккредитациясез һәм җанатар паспортыннан башка керү мөмкин булачак. Бу хакта Казан мэриясенең аппарат киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов җиткерде.
-
Татарстан Республикасында Рамазан ае 15 июньдә Ураза бәйрәме белән төгәлләнә
Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарында Рамазан ае зур әһәмият бирелеп һәм нәтиҗәле уза. Ай буена республикабызның барлык мәчетләрендә тәрәвих намазлары укыла. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.
-
Төнлә дә татарча мультфильмнар күрсәтәчәк “Шаян ТВ” каналы рус телендә презентация ясады
Казан Кремлендә “Шаян ТВ” республика балалар телевизион каналы рус телендә тәкъдим ителде. Әлеге презентация «Казан Кремле» музей-тыюлыгында Балаларны яклау көнендә үтә торган «Без Кремльне яратабыз» традицион фестивале кысаларында оештырылган иде. Яңа каналны телевидение алып баручысы Айзилә Батырханова алып барды.
-
Чаллы янындагы утраулардан бер ир-атны коткарганнар
Чаллы янындагы утраулардан бер ир-атны коткарганнар. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
Теләче – туган ягым
Райондашларымны Сабантуй бәйрәмнәре белән чын күңелемнән котлыйм. Тормышларында зур уңышлар, гаиләләренә иминлек телим.
-
Татарстанда товарлыклы-сөтчелек фермасы мөдире үз автомобиле астында калып үлгән
Татарстанда товарлыклы-сөтчелек фермасы мөдирен автомобиль изеп үтергән, дип хәбәр итә “Минзәлә” газетасы.
-
Ярославль өлкәсендә яшәүче ир-ат 13 яшьлек улын чылбырда тоткан
Ярославль өлкәсе тикшерүчеләре 13 яшьлек улын газаплаган ир-атны эзлиләр - ул тикшерү органнарыннан качкан. Бу хакта РИА "Новости" хәбәр итә.
-
"Принц" "Король"гә каршы: кем кемне?
10 июнь көнне Парижда үтәчәк теннис буенча Ролан Гаррос финалында ике иң көчле уйнаучы катнаша. Елдан ел бу турнирның җиңүчесе Рафаэль Надаль һәм аның көндәше – бу кортта иң перспектив дип саналган Доминик Тим.
-
В Татарстане проводится проверка по факту смерти 7-летней девочки
Утром 8 июня в городе Набережные Челны в больнице скончалась 7-летняя девочка. По данному факту следственными органами СКРФ по РТ проводится доследственная проверка.