Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Россия табиблары беренчеләрдән булып балага бер үк вакытта бавыр һәм үпкә күчереп утыртты

Тугыз яшьлек малай операцияне уңышлы кичергән, тернәкләндерү курсын үткән һәм инде хастаханәдән чыгарга әзерләнә.

Академик Шумаков исемендәге Илкүләм медицина тикшеренү үзәге табиблары дөньяда беренчеләрдән булып муковисцидоз белән авыручы тугыз яшьлек балага бер үк вакытта бавыр һәм үпкә күчереп утыртты. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

«Бу – балага өч органны (чөнки кешенең үпкәсе икәү) күчереп утыртуга бәйле беренче уңышлы операция», - дип белдерде учреждение директоры Сергей Готье журналистларга.

Дөньяда мондый операцияләрне бик сирәк ясыйлар, ә мондый яшьтәге балаларга берничә органны уңышлы трансплантацияләү очраклары медицинада очрамый диярлек.

 

Пациент операцияне уңышлы кичергән, тернәкләндерү курсын үткән һәм инде хастаханәдән чыгарга әзерләнә.

Муковисцидоз — нәселдән килә торган авыру. Ул берничә органны (үпкә, бавыр, ашказаны асты бизе, эчәк) зарарлый.

Фото: https://pixabay.com | skeeze

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев