Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

“Русфонд” Жанна Фрискеның әти-әнисе кайтарырга тиешле 21 миллионны өч тапкыр киметә

Жанна Фрискеның яман чир белән авыруы билгеле булгач, туганнары һәм дуслары аны дәвалау өчен акча җыю турында игълан иткән иде. “Русфонд” хәйрия фондына барлыгы миллионнарча сум акча җыелды. Ләкин, кызгынычка каршы, рак җырчыны аямады: моннан өч ел элек аның гомере өзелде.

Соңрак әлеге җыелган акчаларның бер өлеше генә дәвалауга тотылганлыгы турында билгеле булды. Калган акчаны Жаннаның әти-әнисе кайтарырга тиеш булды. Ләкин алар кайтармады. Инде судка биреп тә карадылар, Фрискеның яңа йортына арест та салдылар, ләкин үзгәреш булмады.

Һәм менә “Русфонд” әлеге гаилә кайтарырга тиеш булган 21 миллион сумны өч тапкыр киметүе турында белдергән. Хәзер Фрискеның гаиләсе 7 миллион сум гына кайтарырга тиеш, калганын фонд үз хисабына ябачак, башкача әйтсәк, сызып ташлый дигән сүз. Бу карар күпләрдә канәгатьсезлек тудырды, дип яза Кызыл таң. Моны ике сүз белән “урлашу” һәм “оятсызлык” дип атыйлар.

Фото: Вконтакте

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X