16 декабрь 2018 яңалыклары
-
Россиядә ипотеканың кыйммәтләнәчәге хакында искәрттеләр
Экспертлар бәяләмәсе буенча, ипотека ставкалары якынча 1 процентка артырга мөмкин.
-
Теләче муниципаль район Советының чираттан тыш утырышы узды
13 нче декабрь көнне 8.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында Теләче муниципаль район Советының чираттагы 25 нче утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы Зарипов Илдус Фатыйхович алып барды. Утырышның көн тәртибендә 5 мәсьәлә каралды.
-
“Күренеп тор” акциясе
“Күренеп тор” акциясе кысаларында Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында ЮХИДИ бүлекчәсенең әйдәп баручы белгече Ягафарова Г.Н. катннашында танып-белү чарасы узды.
-
Нигә миңа чәчәк бирмәдегез?
Укытучы, табибларга бүләксез яшәргә өйрәнергә туры килмәгәе. Ә чәчәкләр, каләм ише язу-сызу кирәк-яракларына сүз әйтмәячәкләр. Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының Дәүләт хезмәтен үстерү департаменты директоры Дмитрий Баснак әйтүенчә, ноябрь аенда Дәүләт Думасына әнә шундый закон проекты кертелгән. Бүген бәясе 3 мең сумга кадәр булган бүләк алу тыелмый әле.
-
Путин 2023 елны Музыка елы дип игълан итүне хуплады
2014 ел Россиядә – Мәдәният елы, 2015 ел – Әдәбият елы, 2016 ел Кино елы дип игълан ителгән иде, 2019 ел Театр елы дип игълан ителде.
-
Иң яхшы отряд
14 декабрь көнне Теләче урта мәктәбе базасында белем бирү оешмаларыныңюл хәрәкәтеяшьинспекторларыотрядлары арасында узучы республика конкурсының район этабыүтте. Бәйгедә 11 команда катнашты.
-
Яңа ел бәйрәмнәренә хәзерлек
Тиздән Яңа ел бәйрәмнәре җитә.
-
Россиядә Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру тәртибенә үзгәрешләр кертелде
11 сыйныф укучылары инглиз, француз, немец, испан яки кытай телләре буенча БДИ бирә алачак.
-
“Русфонд” Жанна Фрискеның әти-әнисе кайтарырга тиешле 21 миллионны өч тапкыр киметә
Жанна Фрискеның яман чир белән авыруы билгеле булгач, туганнары һәм дуслары аны дәвалау өчен акча җыю турында игълан иткән иде. “Русфонд” хәйрия фондына барлыгы миллионнарча сум акча җыелды. Ләкин, кызгынычка каршы, рак җырчыны аямады: моннан өч ел элек аның гомере өзелде.