Итәк-чабуларны җыяр чак булса да, быел күп кенә оешмалар Яңа ел корпоративын уздырырга җыена. Күптән түгел "Работа.Mail.ru" порталы уздырган сораштыруда респондентларның 35 проценты шулай дип белдергән. Шулай да җитәкчеләрнең күбесе (45 процент) хезмәткәрләргә артык купшы кичә вәгъдә итми икән.
Быелгы корпоративта бернинди танылган җырчы, иҗат коллективы да чыгыш ясамаячак, дип...
Итәк-чабуларны җыяр чак булса да, быел күп кенә оешмалар Яңа ел корпоративын уздырырга җыена. Күптән түгел "Работа.Mail.ru" порталы уздырган сораштыруда респондентларның 35 проценты шулай дип белдергән. Шулай да җитәкчеләрнең күбесе (45 процент) хезмәткәрләргә артык купшы кичә вәгъдә итми икән.
Быелгы корпоративта бернинди танылган җырчы, иҗат коллективы да чыгыш ясамаячак, дип алдан ук кисәтеп куйган алар. Россиядәге оешмаларның 15 проценты исә бер тапкыр да корпоратив уздырмаган. Ә сездә быел бәйрәм көтеләме? Аңа ничек әзерләнәсез? (сораштыру мәкаләнең ахырында)
Алексей СОЗИНОВ, Казан дәүләт медицина университеты ректоры:
- Медицина университетында Яңа ел корпоративы ел саен үткәрелә. Нинди генә авырлыклар булса да, аны быел да уздырачакбыз. Тагын шунысын да искәртеп үтәсем килә: бу чара вуз бюджеты хисабына түгел, хезмәткәрләрнең үз акчасына үткәрелә. Анда әллә нинди танылган артист, актерны да чакырган юк. Күңел ачтыручылар сыйфатында студентларны да кулланмыйбыз. Бар да үз тырышлыгыбыз белән оештырыла. Корпоративның файдалы яклары шактый бит. Хезмәт урынындагы мөнәсәбәтләр, бердәмлек, әмер, регламент кебек рәсми документлар ярдәмендә генә түгел, эштән соң уздырылган менә шундый чараларда, гади мохиттә аралашу аркасында да урнаша.
Альбина КЫЯМОВА, Казан шәһәр Думасы депутаты:
- Бу хакта сөйләшергә вакыт юк әле. Укулар оештырып йөрибез. Алдагы көннәрдә бөтен республикадан яшь депутатлар килергә тиеш. Быел, бәлки, корпоратив булыр. Һәрхәлдә, шулай дип ышанабыз. Үткәргән очракта да, без анда үз коллективыбыз белән генә җыелабыз. Әллә нинди купшы кичәләр оештырган юк. Киләсе елга ничек эшләү, нинди үрләр яулау турында фикер алышабыз. Шәхсән үзем корпоративларны кирәк дип саныйм. Ул коллективны бергә туплый, тагын да ныграк берләштерә.
Ольга КАЛАШНИКОВА, Татарстан дәүләт оешмалары хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе:
- Безнең беркайчан да Яңа ел корпоративы уздырганыбыз юк. Беренчедән, хезмәткәрләребез күп түгел. Аларның һәркайсы үз оешмасы, андагы коллектив белән эшли. Аның каравы, үзебезнең карамакта булган оешма хезмәткәренең балаларына бәйрәмне күңелле һәм истә калырлык итеп оештырырга тырышабыз. Балаларның һәркайсына бүләкләр, бәйрәм чараларына билетлар өләшәбез. Ел саен 3 меңнән артык билет сатып алабыз. Хезмәткәрләргә ул шактый арзан бәягә таратыла. Мин үзем бүген корпоративларның әллә ни әһәмияте бардыр дип санамыйм. Берәр көнне эштән соң хезмәттәшләрем белән җыелышып концертка барып, соңрак Казан буйлап йөреп кайтсак, шуннан да яхшысы юк. Рухи яктан да байыйсың, хезмәттәшләр белән үзара мөнәсәбәтләр дә яхшыра.
Вәсилә ФӘТТАХОВА, Татарстанның атказанган артисты:
- Яңа ел корпоративына чакыруларны күптән кабул итә башладым. Барысына да барып җитеп кенә булмый. Ник дигәндә, бу чараларның күбесе 20 декабрьдән соң башлана. Бер көнне ике җиргә җырларга чакыручылар да бар. Икесенең берсен сайларга туры килә. Болай 3-4 корпоративка барачагымны төгәл беләм. Арада әле туйлар да бар бит. Хәзер банкет, корпоративларның сыйфаты үзгәрде. Алар күбрәк концерт сыйфатында уза. Шуңа җырчылар теләп йөри. Анда да сине шул ук тамашачың каршы ала бит. Аннары артистларга түләү ягы да яхшырды. Шәхсән үзем банкет, корпоративларга йөрергә бик яратмыйм, чөнки репертуарымда - нигездә, моңлы, салмак җырлар. 31 декабрьдә исә, нинди генә зур акча вәгъдә итсәләр дә, беркая да бармыйм. Яңа ел булудан тыш, бу көн - әле минем туган көнем дә.
Фәрит ВАККАЗОВ, PR-агентлык хезмәткәре:
- Быел бездә корпоратив булмаска охшап тора, чөнки башка елларда бу вакытта аңа әзерләнә башлый идек инде. Корпоратив булмаса, бүлмәдәге хезмәттәшләр белән кафеда утырып алырга исәп бар.
Бу темага без дә сораштыру үткәрергә булдык, сезнең оешмада корпоратив булачакмы?
Нет комментариев