Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Шереметьевода һәлак булучы Мәскәү кешеләренең туганнарына миллион сум бирәчәкләр

Самолет һәлакәтендә 41 кеше үлде.

Шереметьевода һәлакәткә очраган самолета үлүче Мәскәү кешеләрнең туганнары 1 миллион сум акча алачак, зыян күрүчеләргә 500әр мең сум бирәчәкләр. Бу хакта Мәскәү мэры һәм башкала хөкүмәте сайты хәбәренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Мәскәү хөкүмәте карары буенча, һәлак булган башкала кешеләренең туганнары бер миллион сум акча алачак, зыян күрүчеләр - 500әр мең сум», - диелә хәбәрдә. 

Барлык социаль ярдәмне күрсәтү өчен һәлак булган һәм зыян күргән гаиләләрнең тормыш шартларын ачыклау буенча өстәмә тикшерү үткәрелә.

 

5 май кичендә «Аэрофлот» компаниясенең Мәскәүдән Мурманскига оча торган Sukhoi Superjet 100 самолеты Шереметьевога ашыгыч рәвештә әйләнеп кайта. 28 минут очыштан соң ул җиргә төшә. Һава торышы начар булу сәбәпле, самолет икенче тапкырдан гына утыра ала. Җиргә төшкәндә шасси стойкалары ватыла һәм двигательләр яна башлый.

  • Соңгы мәгълүматларга караганда, 41 кеше һәлак булган. Россия Тикшерү комитетының Мәскәү төбәкара транспорт тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Елена Марковская 78 кешенең 37се исән калуын әйтә. Алар - биш экипаж әгъзасыннан дүрт кеше һәм 33 пассажир.

Фото: скриншот видео

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев