Теләче Информ

“Шикәрле тормыш” кемгә яный? Куркыныч авырулар арасында диабет чире – өченче урында

Газетаның алдагы санында танылган журналист, “Звезда Поволжья” газетасының баш мөхәррире Рәшит Әхмәтовның каһәр суккыры шикәр чиреннән интегүе, гангрена башлангач, бер үкчәсенә операция ясалуы турында хәбәр ителгән иде.

Чирнең кайсы да яман инде аның. Тик соңгы вакытларда якын танышларым ара­сында диабет белән интегүчеләр күбәеп китте бит әле. Кызыксына башлагач, 60 меңнән артык төрле чир арасында диабетның инде өченче урынга күтәрелүен әйттеләр. Йөрәк һәм кан тамырлары, онкология авыруларыннан соң, кеше сәла­мәтлегенә иң зур зыян салучы чиргә әйләнгән икән ул. Ә иң куркынычы: аеруча ас­тыр­тын, сиздермичә генә теләсә кемне эләктереп алырга хирыс булган диабет дигән зәхмәттән котылу нык авыр. Бу чирдән дәвалануга караганда, аны булдырмау хәстәрен алдан күрү яхшырак, ди табиблар.

“Диабетсыз тормыш” Идел буе профилактика үзәге белгечләре белән Татарстан районнарына барып, хәлне урыннарда өйрәнү дә кайбер мәсьәләләргә ачыклык кер­тер­гә ярдәм итте.

Медицина фәннәре докторы Иван Неумывакин әй­түенчә, әле ярты гасыр элек кенә бик сирәк очраучы диабет чире бүген кеше­ләр­не һаман саен күбрәк аулый. Тормыш дәрәҗәсе яхшыру, бала чактан ук тәмле ризыкларга тартылу, табында ни булса, шуны куллану кан составында шикәрнең артуына китерә. Бу исә үз чиратында диабет чирен көчәйтә бара икән.

Хәер, элегрәк елларда сирәк очраса да, ул иң куркыныч авыруларның берсе булып саналган. Сәбәбе гади: чирнең нилектән килеп чыгуы белгечләр тарафыннан җитәрлек дәрәҗәдә өйрә­нел­мәгән. Аны дәвалау да күп вакыт көтелгән нәтиҗә бирми. Шуңа күрә, кемгә дә булса мондый диагноз куелганнан соң, кеше гадәттә югалып кала, күңел төшенкелегенә бирешә. Ә чиргә шул гына кирәк тә. Курку хисе кеше сәла­мәт­легенә тискәре йогынты ясый, ди белгечләр.

Мондый халәттә ни эш­ләргә? Иван Неумывакин, диабетны язмыш сынавы буларак кабул итәргә кирәк, ди. Ягъни чиргә каршы көрәш чаралары күрү кирәк. Шул ва­кытта гына диабетны җи­ңәргә була, ди танылган табиб.

Чирне дәвалауга караганда, булдырмый калсаң, яхшырак. “Диабетсыз тормыш” Идел буе профилактика үзәге белгечләре белән республика районнарында булганда, моның шулай икәнлегенә тагын бер кат инандым. Профилактика үзәге директоры Гөлшат Әмирҗанова әйтүен­чә, диабетны булдырмау өчен әллә ни күп тә кирәкми. Кан составында шикәрнең гадәттәгедән күбрәк булуын белү белән һәркем үзенең тук­лану режимына игътибар­ны арттырырга, ягъни диета саклый башларга тиеш. Аерым очракларда физик күне­гүләр, саф һавада йөрү, табиб киңәш иткән даруларны куллану кирәк. Чиргә баш калкытырга ирек бирмә­гән­дә, кеше диабет белән дә йөз яшь­кә кадәр яши ала, ди бел­геч­ләр.

“Диабетсыз тормыш” Идел буе профилактика үзә­ге моннан берничә ел элек кенә оешкан булса да, рес­публи­каның барлык районнарында диярлек булырга өлгер­гән. Төрле лекцияләр, ярдәм итү акцияләре, “Түгә­рәк өс­тәл” янында сөйлә­шү­ләр, бел­геч киңәшләре – кыскасы, диабет чире турында халыкка төрле мәгъ­лүмат бирү бе­лән мәшгуль­ләр. Әйтергә ге­нә ансат: урын­нардагы та­биб-эндо­кри­нологлар белән бер­гәләшеп, респуб­ликаның төр­ле почмакларында яшәү­че унсигез меңгә якын кеше белән очраша алганнар. Диа­бетның ничек килеп чыгуы, аны булдырмый калу чаралары турында ки­ңәшләш­кән­нәр.

Реклама

 

Унсигез мең кеше... Күп­ме бу, азмы? Әлбәттә, табиб-эндокринологны үз гоме­рен­дә бер генә тапкыр да күр­мәгән авыл кешеләре өчен моны аз дип әйтеп булмый. Шуларның 500дән артыгында диабет чире ачык­лануын да өстәсәк, профилактика үзә­генең никадәр файдалы һәм кирәкле эш баш­каруын аңлау кыен түгел. Үзәк бел­гечләре урын­нарда булганда, 463 ке­шедә диабет чиренең баш­лангыч чоры булуын ачык­лаган, 1700 кеше үзәк ярдәме белән “Диабеттан сак­лану мәктәбе”ндә белемен ныгыткан.

Ә иң мөһиме, әлеге үзәк дәүләт ярдәме белән түгел, нигездә үз мөмкинлек­лә­реннән чыгып эш итә. Бу вакыт аралыгында әлеге үзәк аша диабет чире белән авыручыларга ярдәм итүче оеш­ма-предприя­тие­ләрнең саны да артканнан-арта. Андыйлар арасында хәтта чит өлкә һәм республика вәкил­ләре дә бар.

– Бу эшне башлаганда, төр­лесен уйладык. Шиклә­неп калган чаклар да булды. Әм­ма Аллага шөкер, район баш­лыклары, хуҗалык җи­тәкчеләре, оешма һәм пред­приятиеләр безнең максатны аңлыйлар, эшне оештыруда кулдан килгән кадәр ярдәм итәләр. Аеруча Азнакай, Әтнә, Әлки, Алексеевск, Чистай районнары җитәк­челәренә рәхмәтлебез. Алар безнең фикердәшләребез дә, дусларыбыз да, – ди үзәк җитәкчесе Гөлшат Әмир­җа­нова.

Хуҗалыкларда булганда, диабет чире белән авыручыларны ачыклап кына калмый­лар. Ярдәмгә мох­таҗ­ларга төрле ярдәм күрсәтер­гә дә тырышалар.

Үзәк хезмәткәрләре бе­лән үземә дә Яшел Үзән райо­нының Осиново бистәсендә уз­ган очрашуда катнашырга туры килде. Монда да авырып киткән кешеләргә ярдәм кулы сузучылар бар. Мәсә­лән, “Лотфуллина” крестьян-фер­мер хуҗалыгы чагыш­тыр­мача зур да түгел. Әмма диабет чиреннән интегүче­ләргә үз продукция­ләреннән һәрчак өлеш чыгаралар. Фер­мер хуҗалыгы җитәк­чесе Кадерия Лотфуллина әйтүенчә, фермер хуҗа­лы­гында үсте­релгән күркә, үр­дәк итләре диабет белән чир­ләүчеләргә ярдәм итсә, аларга шул җитә.

“Диабетсыз тормыш” үзә­г­е җитәкчесе Гөлшат Әмир­җанова әйтүенчә, оеш­маның төп максаты – диабетны кисәтү белән бергә, авыручыларга кулдан кил­гән кадәр ярдәм итү. Бу юнә­лештә алар урыннарда күп санлы теләк­тәшләренә таяна. Үзәк хез­мәткәрләре аша диабет бе­лән авыручыларга һәрдаим ярдәм күрсәтүче Чуашстан Республикасы Батыр районы “Р.Санзяпов” крестьян-фер­мер хуҗа­лы­гы, “Бәрәкәтле”, “Хәләл”, “При­воз”, “Касыймов” һәм башка бик күп оеш­ма-пред­приятиеләргә дә рәх­мәтле алар.

Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru

 
 
 
 
 
Комментари

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: