15 ноябрь 2018 яңалыклары
-
Министр урынбасары акча уйната
Спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов соңгы арада инстаграмында акча уйнату белән мавыга башлады. Әле бер атна элек кенә инстаграмдашлары арасында конкурс уздырып, җиңүченең телефон номерына мең сум акча юллаган иде.
-
Көндез 16 ноябрьдә Казанда бераз җылытачак
16 ноябрьдә Казанда коры һәм чагыштырмача җылы һава торышы көтелә. Җомгага каршы төндә болытсыз булачак, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк, иртәнгә – салмак җил. Һаваның минималь температурасы минус 10-12 градус тәшкил итәчәк. Көндез бераз җылы булачак – минус 1-3 градус. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил саклана.
-
Татарстан наркологлары бер кап тәмәке бәясен 400-450 сумга кадәр күтәрергә тәкъдим итте
Тәмәке бәясе Европа илләрендә кебек кыйммәт торса, бу начар гадәттән барлыкка килгән авыру очракларын киметеп булачак, ди табиблар.
-
Республикада яман шештән үлүчеләр санын киметү өчен тугыз яңа онкология үзәге ачылачак
Татарстандагы онкология проблемасы турында РФ Президентының Идел буе федераль округында Вәкаләтле вәкиле катнашында узган киңәшмәдә әйтелде.
-
“Аллаһ яман кешеләрдән сакласын” – Ришат Фазлыйәхмәтов шәхси тормышы турында сөйләде [интервью]
Аллаһ Тәгалә яман кешеләрдән сакласын, туры юлдан тайпылдырмасын иде, ди Ришат Фазлыйәхмәтов. Ни өчен сәхнәдән китәргә җыенуы, кайчан өйләнчәге турында җырчы Татар Тудейга сөйләде.
-
Пенсия яшенә якынлашкан кешеләрне эш белән тәэмин итү өчен консультация пунктлары ачылган
Эш эзләүчеләргә мәшгульлек үзәкләрендә дәүләт хезмәтләренең барлык төрләре күрсәтелә, яңа һөнәрләргә укыту да каралган.
-
“Синең әниең эчкече, юкка чыккан кеше! Син аңа кирәкмисең – ничек шуны аңламыйсың?”[гыйбрәт]
Иренең: – Фәридә-ә-ә! – дигән үзәк өзгеч тавышына уянып китте хатын. Яткан урыныннан кисәк сикереп торган иде, башы әйләнеп, күз аллары караңгыланды. “Тәүлекнең кайсы вакыты соң бу?” дип буталып алды. Кай арада гына ятып торган иде, йоклап та киткән. Рәисе эштән төн уртасында гына кайта ләбаса, чөгендер кырында эшлиләр.
-
Салават кемгә матрац астына пычак тыгып йокларга куша?
Данир Сабиров яздырган видеоны карап, комментарийларны укыганнан соң, Салават абый малай таба алмый интегүчеләргә шулай эшләргә куша, дигән нәтиҗәгә килдек.
-
Татарстанның халык артисты Рауза Хәйретдинова вафат
Рауза Хәйретдинованы соңгы юлга озату иртәгә 10.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында булачак.
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстан аэропортларына Тукай һәм Лемаев исемнәрен бирергә чакыра
Тукай - бөек шагыйрь һәм татар мәдәниятенең символы, дип мөрәҗәгать итә Президент социаль челтәрдәге аккаунтында.
-
Биюче полицейскийлар Интернет йолдызларына әверелә [видео]
Әлеге ролик 12 ноябрьдә Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми «Твиттер»ында пәйда булды.
-
Мәскәү кунаклары Теләчедә
Татар халкын аттан башка күзаллап булмый. Республика да татар токымлы атлар үрчетү буенча ныклы эш башланды, нәсел фермалары булдырыла. Шуларның берсе Теләче авылында эшләп килүче Гыйниятуллин крестьян- фермер хуҗалыгы.
-
Түләсез юридик хезмәт курсәтәләр(Фотолар)
Бу минутларында "Батыр" спорткомплексында райондашларыбыз үзләрен борчыган сорауларны җаваплы белгечләргә җиткерә.
-
"Мате: плюс. Балалар бакчасында Математика»
Бүген 15 ноябрь көнне тәрбияче Биккинина Р.Р. зурлар төркемендә “Мате:плюс” материаллары белән өзлексез белем бирү эшчәнлеген күрсәтте.
-
Санитарлар кыйнап үтергәнме?
Магнитогорскиның психоневрология интернатында санитарлар өлкән яшьтәге бер пациентны ничек мәсхәрәләүләрен видеога төшергәннәр. Видеоязмада диванда тыныч кына ял итеп утырган бер бабайга резин аяк киеме аталар, күз ачып йомган арада очып килгән тапочка аның башына килеп эләгә