Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Шәхси пенсия капиталын җитди авыруларны дәвалауга тотарга рөхсәт итәчәкләр

Акчаларны кулга алу мөмкинлеген булдырмас өчен аларны медицина оешмалары счетларына гына юнәлдереп булачак.

Шәхси пенсия капиталын җитди авыруларны дәвалауга тотарга мөмкин булачак. Шул хакта финанс хезмәтләрен кулланучылар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, пенсия системасын үстерү буенча Россия Банкы рәисенең элеккеге ярдәмчесе Юрий Воронин сөйләгән. Бу хакта «Российская газета» яза.

«Сәламәтлек саклау министрлыгы әзерләячәк фиксацияләнгән исемлек расланачак. Мәсәлән, онкология авырулары», – дип аңлаткан басманың әңгәмәдәше.

Шул ук вакытта акчаларны кулга алу мөмкинлеген булдырмас өчен аларны медицина оешмасы счетларына гына җибәрергә мөмкин булачак, дип өстәгән ул.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев