8 февраль 2019 яңалыклары
-
Тәүге хисап җыелышында яңа бурычлар куелды
Бүген, 8 февраль көнне, җаваплыгы чикләнгән "Игенче" ширкәтенең еллын хисап җыелышы булып үтте.
-
Батыр сугышчы истәлегенә
Бүген, 8 февраль көнне, Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбе спортзалында, Әфганистанда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Ямбулат авылы егете Миннегали Ногуманов истәлегенә 2001 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге малайлар һәм яшүсмерләр арасында татарча көрәш буенча район беренчелеге булып үтте.
-
Бер җылы сүз җитә
8 февраль көнне Сауш авылында яшәүче Фатыйма Гатауллинага 90 яшь тулды.
-
Бузова түгел. Евровидениегә кем барачагы билгеле
Россияне Евровидение-2019 җыр бәйгесендә Бузова түгел, ә Сергей Лазарев тәкъдим итәчәк. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
-
Узган ел ахырыннан Россиядә кызамык белән авыручылар саны 3,5 тапкыр арткан
2018 елның декабрь — быелның гыйнвар айларында 2 538 кеше (үткән елның шул чорында – 725) кызамык вирусын йоктырган.
-
Шәхси пенсия капиталын җитди авыруларны дәвалауга тотарга рөхсәт итәчәкләр
Акчаларны кулга алу мөмкинлеген булдырмас өчен аларны медицина оешмалары счетларына гына юнәлдереп булачак.
-
“Көнчел, үзсүзле…” – Айгөл Бариева үзенең 13 тискәре ягын саный
7 февральда җырчы Айгөл Бариева Инстаграмында язылучылары алдында ачылырга теләп, үзе турында 13 факт язган. Алар барысы да холкының начар ягын тасвирлый. “Һәр кешенең уңай һәм тискәре яклары бар. Мин, әлбәттә, искәрмә түгел. Бүген тискәре яклар турында сөйләшәсем килә. Сезгә барысын да сөйләргә, алдыгызда ачылырга кирәк, дип саныйм”, дигән Айгөл ханым һәм начар сыйфатларын бер-бер артлы тезеп төшкән.