Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Сигез һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә аена 70 мең сум түләргә тәкъдим итәләр

Сәясәтче Юрий Крупнов сигез балалы гаиләләрне коммуналь түләүләрдән азат итү һәм машиналар белән тәэмин итү фикерен әйтте. Сигез һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә Президент гранты буларак, ай саен 70 мең сум түләргә җыеналар. Мондый тәкъдим белән Россия Президенты Владимир Путинга Демография, миграция һәм төбәк үсеше институтының күзәтү советы җитәкчесе Юрий Крупнов мөрәҗәгать итте. Бу хакта RT хәбәр итә.

Демограф бәяләмәсе буенча, мондый зур гаиләләр илдә якынча алты мең Ләкин “ата-аналарының хезмәт батырлыкларына” карамастан, мондый гаиләдәге балаларга “аз балалы һәм хәтта аз сандагы күп балалы гаиләләрдәге балаларныкы кебек тигез мөмкинлекләрнең ким дигәнен дә” бирү ихтималы юк.

“Мондый гаиләләргә карата күп балалы гаиләләр өчен президент грантлары институтын булдыру максатчан булып тоела – шундый һәр гаиләгә федераль бюджеттан ай саен 70 мең сум грант акчасы бүлеп бирүне булдырырга кирәк. Бу елына якынча биш миллиард сум”, - диелгән әлеге мөрәҗәгатьтә.

Сәясәтче, сигез балалы гаиләләрне коммуналь түләүләрдән азат итү һәм сыйдырышлы машиналар белән тәэмин итүне дә кирәк дип саный. Крупнов мисал итеп 11 урынлы "Газель" машиналарын әйткән.

Мөрәҗәгатьтә шулай ук, мондый гаиләләргә коммуникацияләр кертелгән җир кишәрлекләрен һәм анда йорт төзү өчен төзелеш материалларын бушка бирү турында да әйтелә.

Фото: https://pixabay.com |  StartupStockPhotos

 Чыганак http://www.tatar-inform.tatar

Саба таңнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев