Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Сириядә кулга төшерелгән хәрби техника төялгән махсус эшелон Казан вокзалына килде

Ачык платформаларда һәм вагоннарда 500дән артык хәрби техника һәм сугыш коралы үрнәге тәкъдим ителде.

Сириядә кулга төшерелгән хәрби техникадан оештырылган күчмә экспозиция урнаштырылган махсус эшелонны бүген Казан тимер юл вокзалында  каршы алдылар. "Сирийский перелом" исемле хәрби-патриотик акция барышында казанлылар Сириядәге хәрби операция вакытында яулап алынган сугыш кораллары белән танышты.

Поезд килү хөрмәтенә оештырылган митингта бөтен республикадан килгән кадетлар һәм яшь армиячеләр катнашты. Аларны эшелон башлыгы, полковник Владимир Перепелица сәләмләде. "Эшелонның Казанга килүе символик мәгънәгә ия, чөнки Казан элек-электән хәрби кадрлар әзерләү үзәге булып тора", - диде ул.

Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты. "Мондый хәрби техника илебезгә чүп-чар һәм трофей рәвешендә генә килсен иде”, - диде ул.

 

Эшелоннын 9 ачык платформасында һәм 4 вагонында 500дән артык хәрби техника һәм сугыш коралы үрнәге тәкъдим ителде. Алар арасында Т-55 танкы, тоннель салу машинасы, броньлы автомобильләр, пилотсыз очу аппаратлары һәм башкалар бар иде.

Шул ук вакытта вокзал каршындагы мәйданда контракт буенча хәрби хезмәт итү буенча агитация пунктлары эшләде. Биредә социаль ташламалар һәм хезмәт хакы турында мәгълүмат алу мөмкинлеге бар иде.

  • Рф Оборона министрлыгы тарафыннан оештырылган “Сирийский перелом” акциясе 23 февральдә Мәскәүдә башланып китте. Махсус эшелон ике ай дәвамында 60 шәһәрдә туктап, 29 мең чакрым юлны узып, 27 апрельдә Мәскәүгә әйләнеп кайтырга тиеш. Казан - эшелонның 47 тукталышы.

Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев