Сочида диңгезгә агып киткән Татарстан кешесен коткарганнар
Лениногорскидан килгән 61 яшьлек ир-атны ярдан йөз метр чамасы ераклыкта табып алганнар.
Сочида ял иткәндә, диңгез агымы алып киткән Татарстан кешесен коткарганнар. Бу хакта “Кубань ТВ” телеканалы хәбәр итә.
Кичә иртән Сочиның “Черноморье” пляжы хезмәткәре Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручыларына диңгездә ярдан йөз метрлап ераклыкта кеше булуын хәбәр иткән. Ир-ат үзе ярга йөзеп чыга алмаган булыр иде.
Коткаручылар тиз йөрешле көймәдә ир-ат янына йөзеп килеп, аны ярга алып чыкканнар. Диңгез агымы алып киткән 61 яшьлек ир-ат Лениногорскидан килгән булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев