Теләче Информ

Танылган алып баручы Замирә Рәҗәпова, ниһаять, гаиләсе турындагы зур серне чиште

Хәтерләсәгез, 14 июль көнне Замирә Рәҗәпова 5 ел буе йөргән сөйгән егете белән Казанда никах укыткан, дип язган идек. Ниһаять, 10 ноябрь көнне "ВКонтакте" сайтында Замирәнең иптәше Максим белән бергә төшкән фотосы пәйда булды. Фото астына кәләш "Я не мыслимой ценой, и своей мечтой, заслужила это счастье быть с тобой...",...

Хәтерләсәгез, 14 июль көнне Замирә Рәҗәпова 5 ел буе йөргән сөйгән егете белән Казанда никах укыткан, дип язган идек. Ниһаять, 10 ноябрь көнне "ВКонтакте" сайтында Замирәнең иптәше Максим белән бергә төшкән фотосы пәйда булды.

Фото астына кәләш "Я не мыслимой ценой, и своей мечтой, заслужила это счастье быть с тобой...", дип тә язып куйган. Июльдә бәхетле пар никахны өйдә иң якын кешеләре белән үткәргән иде. Алар арасында танылган артистлар Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Алсу һәм Азат Фазлыевлар һәм башка туганнары, дуслары булган.

Реклама

Кияү - Казаннан, Максим исемле татар егете. Һөнәре буенча музыкант. Замирә аның белән җырчы Филүс Каһировның төркемендә эшләгәндә танышкан. Ул вакытта Замирә туй булмый, язылышып кына алабыз, безнең өчен никах уздыру мөһимрәк, дип белдергән иде.

http://tuylar.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: