Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Татарстан китап нәшрияты басмаларын популяр интернет-кибеттә сата башлаганнар

“Ozon.ru” сайтында татар мәдәнияте һәм тарихы турында 22 басманы алып була.

Татарстан китап нәшрияты басмаларын популяр интернет-кибеттә сата башлаганнар. “Ozon.ru” сайтында татар мәдәнияте һәм тарихы турында 22 басманы алып була.

Татарстан китап нәшрияты үз продукциясен Россиянең онлайн-ритейлерлары аша халыкка таныту өчен, татар әдәбиятын интернет-кибет мәйданнарында урнаштыру турында килешкән.

Интернет-кибеттә сатыла торган китаплар арасында Раил Фәхретдиновның “История татар”, Алла Сальникованың “Татарская „Алифба“: история и современность”, шулай ук “Татарстан халыклары әкиятләре” китаплары бар.

 

Моннан тыш, интернет-кибеттән әдәбият дәреслеге, шул исәптән Ләйсән Шәяхмәтованың “Татарский язык для начинающих. Интенсивный курс” басмасы, Фираз Харисовның “Иллюстрированный татарско-русский тематический словарь” һәм башка басмаларны алырга була.

Татарстан китап нәшриятының “Ozon.ru”га тәкъдим ителүче китаплар саны киләчәктә тагын да артачак. Шулай итеп, татар әдәбияты китапханәсе озакламый тагын 10 исемдәге китапка тулыланачак.

Фото: скриншот

http://www.tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев