«Казан» гаилә үзәге янында уза торган «Время быть вместе» фестивале ахырында Дәүләт Думасына сайлаулар тәмамлану сәбәпле, сәхнәдән Татарстан халкына республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте.
"Сезнең гражданлык позициягез өчен бик зур рәхмәт белдерәсем килә. Сайлаулар бернинди кыенлыкларсыз, уңышлы узды. Сезнең тормыш һәм гражданлык позициягез шунда чагыла", - дип ассызыклады ТР Рәисе.
Фестиваль Казада көне буе, 22.00 сәгатькә кадәр узды. Чара Салават Фәтхетдинов чыгышы белән тәмамланды.
Чыганак:татаринформ
Нет комментариев