Татарстанда давыл турында кисәтәләр
Республика кешеләрен көчле карлы явым-төшемнәр, бозлавык һәм бураннар көтә Бүген кич һәм тәүлек дәвамында сакланып, 21 ноябрьдә, Татарстан Республикасы территориясе һәм Казанда юеш кар һәм яңгырга алмашучы кар рәвешендәге көчле явым-төшемнәр көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе хәбәр итә. Синоптиклар шулай ук күз күреме 500 метр...
Республика кешеләрен көчле карлы явым-төшемнәр, бозлавык һәм бураннар көтә
Бүген кич һәм тәүлек дәвамында сакланып, 21 ноябрьдә, Татарстан Республикасы территориясе һәм Казанда юеш кар һәм яңгырга алмашучы кар рәвешендәге көчле явым-төшемнәр көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе хәбәр итә.
Синоптиклар шулай ук күз күреме 500 метр һәм аннан да кимрәккә начарланып, көчле бураннар, секундына 15-20 метр, көчәйгәндә секундына 22-27 метрга кадәр җитүче (Казанда секундына 20-15 метр) көньяк-көнчыгыштан көчле җил, урыны белән бозлавык фаразлый. Юлларда карт көртләре һәм бозлавык көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев