Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Теләче районы Ключищи авылында янгында ике кеше һәлак булган

Янгын турында соң хәбәр ителү аркасында, кешеләрне коткарып кала алмыйлар. Татарстан Республикасы Теләче районы Ключищи авылында янгында ике кеше һәлак булган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итте. Бүген иртәнге 4.40 сәгатьтә 112 бердәм ашыгыч хезмәт номерына бер катлы бүрәнә...

Янгын турында соң хәбәр ителү аркасында, кешеләрне коткарып кала алмыйлар.

Татарстан Республикасы Теләче районы Ключищи авылында янгында ике кеше һәлак булган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итте.

Бүген иртәнге 4.40 сәгатьтә 112 бердәм ашыгыч хезмәт номерына бер катлы бүрәнә йортның януы турында хәбәр килә.

Янгын урынына 131нче янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре 9 минуттан килеп җиткән. Янгынны 4 минут эчендә сүндерәләр. Янган өйдә 68 яшьлек өй хуҗасының һәм 57 яшьлек кунакның үлүе билгеле.

Янгын турында соң хәбәр ителү аркасында, кешеләрне коткарып кала алмыйлар.

Янгынның сәбәбе - пич куллану кагыйдәләрен бозу.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев