Әтнә муниципаль районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов бәйрәмгә җыелганнарны юбилей көне белән котлады. "Без мөһим вакыйганы бәйрәм итәбез - безнең районны статусында торгызуның 25 еллыгын. Бүген биредә безнең белән Президент Рөстәм Миңнеханов. Мин Әтнә халкы исеменнән сезгә ярдәмегез һәм эшчәнлегебезне югары бәяләвегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Без, үз чиратыбызда, барлык билгеләнгән бурычларга ирешергә тырышачакбыз", - дип ышандырды ул.
Рөстәм Миңнеханов залда җыелганнарны сәламләп матур тамаша оештыручыларга рәхмәт әйтте һәм тамаша барышында районның гына түгел, ә Татарстанның да төп тарихи вакыйгаларын күрсәткәннәренә игътибар итте.
"Бүген район тотрыклы рәвештә алга бара. 25 ел элек Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Әтнә районын оештыру турында мөһим һәм бик дөрес карар кыла", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.