- Әгәр анда импорт күләмендә җитди үзгәрешләр булса, беренчедән, бу һичшиксез товар әйләнешендә чагылыш табачак. Икенчедән, продукциянең сизелерлек өлеше - азык-төлек товарлары, - ди Россия икътисад министры урынбасары Олег Фомичев. - Әгәр аны тиз арада алыштыра алмасак, Төркиядән кертелә торган азык-төлекнең бәясе артырга мөмкин.
Шунысын да искәртик: Россиягә Төркиядән нигездә җиләк-җимеш һәм чикләвекләр кертелә.