Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Владимир Путин бала өчен пособиене арттыру турындагы законны имзалады

Закон 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

Россия Президенты Владимир Путин беренче яки икенче балага айлык түләүләр алырга мөмкинлек бирә торган закон имзалады. Әлеге документхокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыкты.

Яңа документ нигезендә мохтаҗлар дип керемнәре әлеге күрсәткечнең күләменнән ике тапкыр түбәнрәк булган гаиләләр саналачак.

Хәзер түләүләрне бер кешегә айлык кереме Россия төбәкләрендә билгеләнгән яшәү минимумыннан 1,5 тапкырдан артмаган гаиләләр ала.

Яңа закон буенча беренче яки икенче бала өчен пособиеләрне тиешле төбәктә билгеләнгән яшәү минимумыннан ике тапкыр күләменә кадәр арттыру күздә тотыла. Алар өчен беренче һәм икенче балага 1,3 яшьтән 3 яшькә кадәр яшәү минимумы күләмендә айлык түләүләр дә кертелә.

Хәзер ул пособиеның күләме 50 сум тәшкил итә.

Моннан тыш, бу пособиены алу өчен гаризаны ел ярымда түгел, ә балага өч яшь тулганчы бирергә мөмкин булачак. Закон 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

Фото: архив kremlin.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев