Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Янгынга каршы махсус режим кертелә

5-20 майда Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлдә булачак. Шул хактагы карарны бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков имзалады. Шул вакыт эчендә республикада корыган үлән һәм чүп-чар ягарга ярамый, ачык утта ризык әзерләргә рөхсәт ителми, урманнар янында урнашкан торак пунктлар территорияләрендә, гражданнарның бакчачылык һәм дача берләшмәләре, балалар сәламәтләндерү лагерьлары, икътисад объектларында...

5-20 майда Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлдә булачак. Шул хактагы карарны бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков имзалады.

Шул вакыт эчендә республикада корыган үлән һәм чүп-чар ягарга ярамый, ачык утта ризык әзерләргә рөхсәт ителми, урманнар янында урнашкан торак пунктлар территорияләрендә, гражданнарның бакчачылык һәм дача берләшмәләре, балалар сәламәтләндерү лагерьлары, икътисад объектларында куркынычлык дәрәҗәсе 1-3 класслы булган пиротехник эшләнмәләр куллану тыела.

Кагыйдә бозган физик затларга 2000-4000 сум, вазифаи затларга - 30 мең сумнан 40 мең сумга кадәр һәм юридик затларга - 200 мең сумнан 400 мең сумга кадәр күләмдә штраф салыначак.

Полиция һәм Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе хезмәткәрләре 30 апрельдән 20 майга кадәр урман-парк зоналары һәм кешеләр күпләп ял итү урыннарында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүне тикшерәчәк.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев