Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Ярославль өлкәсендә яшәүче ир-ат 13 яшьлек улын чылбырда тоткан

Ярославль өлкәсе тикшерүчеләре 13 яшьлек улын газаплаган ир-атны эзлиләр - ул тикшерү органнарыннан качкан. Бу хакта РИА "Новости" хәбәр итә.

“Тикшерү мәгълүматлары буенча, 2018 елның май аенда Некрасов районы торак пунктларының берсендә 44 яшьлек ир-ат, 13 яшьлек улын тәрбияләү максатларында, аңа карата физик көч һәм психик басым кулланган”, - диелгән хәбәрдә. Хәзер бала хастаханәдә ята. 

Ир-ат баланы газаплауда шикләнелә. Аңа 7 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный. Әти кешене эзләү чаралары алып барыла.

“Бу - күп балалы гаилә (барлыгы 5 бала, 4се кече яшьтә) һәм профилактика органнарында исәптә тора. Шул сәбәпле, балалар социаль куркыныч хәлдә санала, тикшерү органнары балаларны гаиләдән кичектерегез алу мәсьәләсен күтәргән”, - дип белдерә тикшерү идарәсе.

Төбәкнең ашыгыч хезмәтләр чыганагында хәбәр итүләренчә, ир-ат, баланы тәрбияләү максатыннан, аны чылбыр белән бәйләп тоткан һәм Иделдә батырып-батырып алган.

Татар- информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев