Бу турыда Татарстан Хөкүмәтендә узган киңәшмәдә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Җитәкче сүзләренә караганда, агымдагы елда чәчүлек мәйданнары 2,9 миллион гектар тәшкил итәчәк. Һәр гектар өчен исә якынча 5,5 мең сум акча таләп ителә. Бу - язгы чәчү эшчәнлеген уңышлы тәмамлау өчен якынча 16 миллиард сум кирәк дигән сүз.
Әлеге акчаларның 10 миллиард сумы - кредит акчалары булыр дип уйланыла. Хәзерге вакытта алынган кредит күләме - 7 миллиард сум тәшкил итә.