Татарстанда ЮХИДИ хезмәткәрләре кичә руль артына аек булмаган хәлдә утырган 11 йөртүчене тоткарлаган. Моннан тыш, рөхсәт ителмәгән урында каршы як хәрәкәт полосасына чыгуның - 89, балаларны махсус җайланмага утыртмыйча йөрүнең - 67, иминлек каешы эләктермәүнең - 474 очрагы теркәлгән.
Февральнең 10 көнендә республика юлларында кеше сәламәтлегенә зыян китергән 90 юл-транспорт һәлакате теркәлгән: 7 кешенең гомере өзелгән, 106 кеше төрле дәрәҗәдә җәрәхәт алган.