Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

11 айлык эшчәнлекләренә нәтиҗә ясалды

Бүген, ягъни 14 декабрь көнне, район Советының утырышлар залында авыл хуҗалыгы предприятиеләренең агымдагы елның 11 аенда, шул исәптән, ноябрь аенда терлекчелек тармагында куйган хезмәтләренә нәтиҗә ясалды. 

Муниципаль район җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов рәислегендә узган киңәшмәдә тәҗел темаларны яктыртып, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гарипов чыгыш ясады. Йомгаклау сүзе белән муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов чыкты.

Киңәшмәнең практик өлеше  җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәтенә караган Иске Җөри терлекчелек комплексында узды.

Киңәшмә турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев