Теләче Информ

12 ГЫЙНВАР – ПРОКУРАТУРА ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ КӨНЕ

Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз. Россия Федерациясе прокуратурасы көне - ул гаделлек өчен көрәшүчеләр бәйрәме. Кануннар үтәлешен тәэмин итеп, гаделлек сагында торуыгыз, катлаулы мәсьәләләрне хәл итүегез, гражданнарның хокукларын, законлы мәнфәгатьләрен эзлекле рәвештә яклавыгыз зур хөрмәткә лаек. Илдә-көндә гаделлек хөкем сөрсә, тормышыбыз тагын да яктырак, имин булыр. Сезгә, прокуратура хезмәткәрләре, һөнәри бәйрәмегез уңаеннан җаваплы эшегездә уңышлар, бурычларыгызны закон нигезендә гаделлек белән башкаруыгызны, шәхси тормышыгызда уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет телибез.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: