Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

15 февраль көнне Герой-шагыйрьнең тууына 119 ел тулды

Муса Җәлил - олылар һәм балалар өчен бик күп әсәрләр иҗат иткән онытылмаслык бөек шагыйрь ул.

Ул кечкенә иптәшләре - нәни балалар өчен дә бик күп шигырьләр язган. Ул табигатьне, ел фасылларын бик яраткан. Кошларга, җәнлекләргә, хайваннарга атап шигырьләр язган. Балаларга Муса Җәлил турында мәгълүмат бирү максатыннан, Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында да “Муса абый – балаларның якын дусты” дигән тематик чара үткәрелде. Балалар Муса Җәлилнең балачагы турында хикәяләрне бик кызыксынып тыңладылар.

<iframe width="720" height="405" src="https://rutube.ru/play/embed/02007d042611539a158725182d157561/" frameBorder="0" allow="clipboard-write; autoplay" webkitAllowFullScreen mozallowfullscreen allowFullScreen></iframe>


Туган халкы көрәшче шагыйребезне беркайчан да онытмас. Герой – шагыйребезгә булган мәхәббәтебез сүнмәсен, аның якты истәлеге күңелләрдә мәнге саклансын! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев