Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

15 май – календарь битендә Гаилә көне

Гаиләләребез нык булсын!

Әлеге көн Россиядә 1995 елдан бирле билгеләп үтелә. Бу заманда һәр кешегә кайтып сыеныр өчен җылы учак, тыныч почмак булуы кирәк. Ни генә булмасын, кеше үз гаиләсе кочагында ял итә, рухи көч җыя. Гаилә – тормыш нигезе. Ул нык, тату икән, димәк, дәүләт тә, җәмгыять тә нык дигән сүз. Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелдән Гаилә көне белән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек телибез, йортларыгызда һәрчак тынычлык булсын. Гаиләләрегез шат балалар тавышыннан яңгырап торсын, кайгы–хәсрәтләр сезне урап үтсен.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев