160 кешегә исәпләнгән зур Ифтар мәҗлесе узды
Олы Тиләҗе авылында Хәйруллин Айрат Ринат улы һәм Нигьмәтуллин Марат Айрат улы, аларның гаиләләре иганәчелеге белән 160 кешегә исәпләнгән зур Ифтар мәҗлесе узды.
Әлеге күркәм чарада Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, республиканың Төньяк төбәге казые, Теләче районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев та катнашып, үтемле вәгазьләрен җиткерде. Шушындый зур мәҗлес оештырганнары өчен авыл халкы иганәчеләргә, оештыруда үз өлешен кертүчеләрнең хәркайсына чиксез рәхмәтле! Аллаһы Тәгалә үзе кабуллардан кылып, әҗер-савапларын насыйп итсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев