Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

18 май - Халыкара музейлар көне

Хөрмәтле музей хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Халыкара музейлар көне белән ихлас котлыйбыз!

Музейлар халыкның матди тарихын, мәдәниятен, холкын һәм рухын чагылдыралар һәм саклап торалар. Алар безгә, вакытны артка чигереп, үткәнебез белән турыдан-туры танышу, бүгенгебезне аңлау һәм киләчәгебез турында уйлану мөмкинлеге бирәләр.

Безнең тормыш бүген генә барлыкка килмәгән. Аның үткәне, бай тарихы бар.  Тарихка күз салсак, халкыбызның милли йолаларыбызны саклап, буыннан-буынга тапшырып килгәнлеген күрербез. Әлбәттә, аларны киләчәк буынга тапшыруда музейлар зур роль били. Биредә халыкның тарихы, рухи мирасы саклана. Музейлар - кешелек дөньясы, халык, милләт хәтере генә түгел, алар килгән кешеләргә педагогик тәэсир итү, тәрбияләү чарасы да. 

Хөрмәтле музей хезмәткәрләре, ветераннар! Һөнәри бәйрәмегез белән!

Нинди генә музей булмасын, ул вакыт машинасы кебек: үткәнгә алып кайта, тарихны тоярга мөмкинлек бирә. Ул һәрвакыт хәрәкәттә булсын! Сез тарихи һәм мәдәни кыйммәтләрне саклау, аларны тагын да арттыру буенча максатчан эш алып барасыз. Музейга килгән һәр кеше үткән тарихын барлый, бүгенгене тирәнрәк аңлый, киләчәк турында уйлана. Сәламәт булып, эшегездән ямь, тәм табып эшләргә насыйп булсын.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев