19 гыйнварда Бөтендөнья кар көне билгеләп үтелә
Бу көн кышкы спорт төрләренә һәм ачык һавада актив ял итүгә багышлана.
Шул уңайдан, Теләченең өченче номерлы балалар бакчасында, "Алдынгылар Хәрәкәте" вариатив компонентын тормышка ашыру кысаларында, мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар «Бөтендөнья кар көнен»дә катнаштылар. Балалар саф кышкы һавада Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары– активистлары белән бергә хәрәкәтчән уеннар уйнадылар, эстафетада ярыштылар. Балалар кар турында табышмаклар, кроссвордлар чиштеләр, кар бөртекләре турында кызыклы фактлар белделәр, биеделәр, җырладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев