Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

19 май - пионер оешмасы көне!

Кайчандыр Совет балалары һәм яшүсмерләренең иң төп бәйрәмнәреннән берсе булган күркәм бәйрәм бүген дә якты хатирәләр белән искә алына.

  19 май көнне кызыл галстуклар тагып, пионер антын кабул иткәнегезне хәтерлисезме? Бу көн һәр пионер күңелендә иң якты көн булып истә калган. Галстук бик кадерле атрибутика иде. Күпчелек пионерлар аны әле дә саклыйдыр.

  Тарихка күз салсак, 1922 елның 19 маенда ВЛКСМның 2нче бөтенроссия конференциясе бөтен җирдә пионер отрядларын төзү турында карар кабул итә. Шул көннән бирле 19 май СССРда Пионерлар туган көне буларак билгеләп үтелә. Колхозлашу, Бөек Ватан сугышы еллары, авыр сынау, көрәш, Бөек Җиңү... бу чорда яшь ленинчылар өлкәннәр белән беррәттән иген иккән, станок артларына баскан, корал тотып фашистларга каршы да барган. Герой пионерлар исемнәре алтын хәрефләр белән тарихка язылган. Без алар белән горурланып, аларга охшарга тырышып үстек. Пионерлар Бөек Җиңүне якынайту һәм сугыштан соң илебезне аякка бастыру өчен зур тырышлык күрсәткәннәр.

Эльмира Әхмәтҗанова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев