Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

2022 ел - Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы

Дөрес юлны табу өчен, безгә үзебезнең үткәнебезне, халыкның гүзәл йолаларын, гореф- гадәтләрен өйрәнергә кирәк. (Г. Бәширов)

 Безнең Теләче районы - күпмилләтле төбәк. Монда татарлар, руслар, чуашлар, таджиклар, керәшен татарлары һәм башка халыклар элек–электән дус, тату яшиләр.  Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре бар.  Хәзерге вакытта нинди генә бәйрәмнәр үткәрмәсеннәр, ничек кенә күңел ачмасыннар - борынгы әби-бабаларыбыздан килгән йолаларыбыз, гореф-гадәтләребезнең күбесе югала бара. Минем уйлавымча, күптәннән килгән бәйрәм, йолаларны саклау һәм кабат торгызу эшендә эзлеклелек җитми һәм бу борынгы йолаларыбызны начар белүебездән дә киләдер.  Шушы уйлар мине, өлкән буын хәтерендә сакланып калган, кайбер йола, бәйрәмнәр турында белешеп, районыбыз мәдәният йортларында, авыл клубларында  эшләп килүче фольклор коллективлар, гармунчылар, кул осталары  хакында язып сезне дә таныштырырга этәрде.

Беренче тукталышым –  Урта Мишә авылы клубында эшләп килүче “Мишә дулкыннары” фольклор коллективында. Әлеге коллектив 2016 елда оеша.  Фольклор коллективының төп максаты булып нәкъ тә менә, авыл клубы сәхнәсендә борынгы йолаларны, уеннарны, җырларны җырлап яшь буынга күрсәтү, йолаларны саклап калу тора. Коллективның җитәкчесе Урта Мишә авылы клуб мөдире Филүзә Сагдиева. “Ел саен төрле фестиваль-конкурсларда катнашабыз. 2017 елда Теләченең 25 еллыгы уңаеннан оештырылган “Моңнар агыла туган якта” исемле фестивалендә “Фольклор” номинациясендә катнашып, район буенча 1 нче урынга чыктык. Шулай ук Халыкара һәм Россия күләмендә оештырылган конкурсларда да катнашырга тырышабыз - Рәхмәт хатлары һәм Дипломнар белән дә бүләкләнгәнебез бар.  Шуның соңгысы, мәсәлән, 2022 ел  - Россиядә Халык сәнгате һәм халыкларның матди булмаган мәдәни мирас елы уңаеннан “Этномириада” Халыкара конкурс-фестивалендә катнашып 1нче дәрәҗә Дипломга ия булдык”, - ди коллективның җитәкчесе Филүзә Муллахмәт кызы. Коллектив авыл халкын чын мәгънәсендә берләштергән: бүген анда  йөрүчеләрнең иң өлкәненә 60, иң яшенә 13  яшь. Гаиләләре белән йөрүчеләр дә бар: ирле-хатынлы Сәвия-Ильдар Сафиуллиннар, Филүзә - Фидаил Сагъдиевлар - ансамбльнең бизәге.  Ильфар Галимуллин - аерым җыр җанры буенча күп дипломнар алган, искиткеч тавышлы җырчы. Гомумән, үзенчәлекле тавышлы җырчылар күп анда.  Рәшит, Рифкать, Гөлсинә, Рафис Гусамовлар бертуганнар бергә йөриләр авыл клубына. Алардан башка бер генә чара узмый авылда ди, - Филүзә ханым. Илдар Сафиуллин, Рәшит, Рафис Гусамовлар, Фидаил Сагъдиев, Габдельнур Муллахметовлар  бик оста гармунчылар да әле. Коллективта талантлы яшьләр  дә юк түгел, һәрберсе кирәк булса җырлый да, бии дә. Сценарийларны китапханәче  Гөлфия Мөхәммәтшина белән бергәләп язалар, сәхнәгә куялар икән.

Урта Мишә авылы  - ата бабаларыбыз йолаларын, гореф-гадәтләрен кадерләп саклый торган авыл. Авыл гармунчыларга бик бай.  Авыл халкының иҗтимагый- мәдәни үсешенә көчле этәргеч биргән, милләтебезнең үткәнендә тирән эз калдырган олы шәхес исеме белән – 1934-1936 елларда Татарстан АССР Үзәк башкарма комитеты президиумы рәисе  Гомәр Байчурин (1890-1937)  бәйле аның тарихы. Авыр хезмәтләрен җыр, уен-көлке, шаян сүз белән җиңеләйтергә тырышкан халык. Авылда борынгыдан ук сакланып килгән йолалар, гореф-гадәтләр: Каз өмәләре, Аулак өйләр, Кич утыру, Солдат озату,  Килен каршылау, Кодалар төшерү, Нигез ашы һәм башкалар буыннан-буынга тапшырылган.

“Мишә дулкыннары” фольклор коллективы әнә шул борынгыдан калган мирасны барлап, аны халыкка, бигрәк тә яшь буынга җиткерергә тырыша. Фольклор-этнографик күренешләр арасында "Аулак өй", "Мунчала чыгару”,  “Солдат озату“,”Кодалар каршы алу”, "Печәнгә төшү", "Кичке уен"" һәм башкалар бар. “Бүгенге яшәешебездән төшеп кала барган күренешләрне саклау максатыннан, чыгышларыбызны борынгы суккан паласлар, чигүле җәймәләр, сөлге-тастымаллар, җиз самавыр, агач савыт-сабалар белән бизибез. Репертуарыбызда халык арасында киң таралган җырлар - "Өмә җыры", "Картуф", "Җомга", "Талы бөгелеп тора", “Наза”, “Алларын алга манам”, "Фазыл чишмәсе", "Агыйдел каты ага", "Сабан туе", "Ай җаный суларда", - диләр коллективта шөгельләнүчеләр.

Әйе, безнең бәхеткә авылларыбызда борынгы йолаларны искә төшереп,матур итеп сөйләп бирә белгән өлкәннәребез бар әле. Алар исән чагында, белгәннәрен язып алып каласы, саклыйсы иде.

Зөлфия Ибраһимова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев