Теләче Информ

23 ФЕВРАЛЬ - ВАТАННЫ САКЛАУЧЫЛАР КӨНЕ

Илебез тарихында халкыбыз күңеленнән мәңге җуелмас бәйрәмнәр бар.

Шуларның берсе - 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне. Элек без аны яратып, үз итеп Совет Армиясе һәм Хәрби Диңгез флоты көне дип йөртә идек.

Армия һәрбер илнең аерылгысыз өлеше, ә армия сафларында хезмәт иткәннәр халкы- быз тарафыннан һәрвакыт олы хөрмәткә ия булдылар. 1918 елның 23 февралендә Кызыл Армиянең Нарва астындагы җиңүе Кызыл Армиянең туган көненә, бәйрәмгә әверелде. Россия сугышчыларының сугышчан юлын, тәҗрибәсен бүген Россия армиясендә хезмәт итүчеләр дәвам итә. Яшьләр арасында патриотик тәрбия бирү, армиянең абруен күтәрү буенча ветераннарыбыз армый-талмый хезмәт куя. Аларның данлы үткәне бүгенге яшьләребез өчен үрнәк.

Реклама

Бәйрәм көне уңаеннан, хөрмәтле сугыш һәм армия ветераннарына, бүген илебез сагында торучыларга, армия хезмәте үткән һәм үтәчәк ир-егетләребезгә саулык-сәламәтлек, озын-гомер, гаилә иминлеге, эшләрендә, тормышларында уңышлар һәм күңел көрлеге теләп калабыз. Бәйрәм белән Сезне!

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты, район ветераннар Советы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: