Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

26 апрель –Халыкара радиация һәлакәтләре һәм бәла-казалары корбаннарын искә алу көне

26 апрель –Халыкара радиация һәлакәтләре һәм бәла-казалары корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә.

1986 елның 26 апрелендә В. И. Ленин исемендәге Чернобыль атом электр станциясенең 4 блок реакторы шартлый. Бу фаҗига кешелеккә онытылмаслык зур зыян сала. Һәлакәтнең актив фазасы 10 тәүлеккә сузыла, реакторның йөзләрчә мең тонналы графит корылмасы яна. Атмосферага иксез-чиксез күләмдә радиоактив матдәләр күтәрелә. Болытка әйләнеп, алар Украина, Россия, Белоруссия һәм Европаның башка илләренә тарала. Чернобыль АЭС зонасында авария нәтиҗәләрен бетерүдә 600 меңгә якын кеше, шул исәптән  3,5 мең татарстанлы    катнаша.

Шартлау вакытында 50 кеше һәлак булган дип исәпләнелә. Ә авариянең нәтиҗәләрен юкка чыгаручылар арасында нурланыштан үлүчеләр саны турында төгәл мәгълүмат юк. Радиация корбаннары 4000 кеше дип фаразлана. Районыбыздан Чернобыль атом электр станциясе  һәм “Маяк” җитештерү берләшмәсе аварияләре  нәтиҗәләрен бетерүдә барлыгы  7  кеше катнашкан. Хәзерге  вакытта  шуларның 5 се  исән-сау.   Әлеге тарихтагы кара дата уңаеннан мәгариф учреждениеләрендә  сыйныф сәгатьләре уза, кешелеккә зур зыян салган әлеге һәлакәттә катнашучыларның батырлыгы, якты истәлекләре  барлана.  26 апрель зур бәйрәм – Тукай туган көн булса,   шул ук вакытта ул   илебез тарихындагы зур фаҗига белән дә бәйле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев