Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

27 ДЕКАБРЬ - КОТКАРУЧЫЛАР КӨНЕ

Хөрмәтле коткаручылар!

Сезне Яңа ел белән, билгеләп үтелүче һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз. Коткаручы иң куркыныч һәм җаваплы хезмәт. Сез - һәрчак уяу, гадәттән тыш хәлләрдә беренче булып ярдәмгә ашыгучы һөнәр кешеләре. Табигать бәла-казалары, янгыннар вакытында, юлларда килеп чыккан һәлакәтләрдә бәлагә юлыкканнарга зур осталык белән күрсәтелгән ярдәмегез кешеләрнең гомерен саклап кала. Адашканнар, суга баткан- нар, бикләнеп калганнар коткарыла. Сез оператив вәзгыятьтә һәрчак әзер торасыз, критик ситуацияләрдә бурычларыгызны тиешле югарылыкта үтисез.
Мөхтәрәм коткаручылар! Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, хезмәттә һәм шәхси тормышыгызда уңышлар һәм киләсе елның гадәттән тыш хәлләрсез, тыныч үтүен телибез.
Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев