Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

29 май якшәмбе көнне Теләче "Ихлас" мәчете бинасында "Намаз уку" бәйгесе үткәреләчәк

Бәйгедә балалар гына катнаша. Алар берничә төркемгә бүленәчәк.

Беренче төркем - мәктәпкәчә яшендәге һәм 1 - 2 сыйныф балалары. Шарты - 2 рәкагәтьле намаз укып күрсәтү, кыска сорауларга җавап бирү.

?Икенче төркем - 3 - 4 сыйныф балалары. Шарты - 5 вакыт намаз арасыннан берсен укып күрсәтү, "Кунут догасын, "Аятел көрси" не һәм иман шартын белү, кыска сорауларга җавап бирү.

?Өченче төркем - 5-7 сыйныф балалары. Шарты - 5 вакыт намаз арасыннан берсен укып күрсәтү, "Кунут" догасын, "Аятел көрси" не, Азанны, азан догасын һәм тәсбих догасын, шулай ук 44 фарызны, иман шартын белү, кыска сорауларга җавап бирү.

?Дүртенче төркем - 8-11 сыйныф балалары. Шарты - 4 рәкагәть намазны укып күрсәтү, "Кунут" догасын, "Аятелкөрси" не, "Әль-Фил" сүрәсеннән "Ән-Нәс" сүрәсенә кадәр белү, шулай ук 44 фарызны һәм "Фатиха" сүрәсенең тәфсирен, иман шартын белү, кыска сорауларга җавап бирү.

Малайлар һәм кызлар аерым төркемнәрдә ярыша. Һәр катнашучыга күчтәнәч бирелә?, бәйгедә җиңүчеләргә исә Диплом һәм бүләк тапшырыла?.

Башлана 8:00 сәгатьтә.
Рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X