Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

3 июль - Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инпекциясе хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз.

Транспорт чаралары елдан-ел арткан заманда сезнең көндәлек хезмәтегез бәяләп бетергесез. Һава шартлары нинди булуга карамастан, һәрвакыт юлларда тәртип саклыйсыз, йөртүчеләр, бакча балалары, мәктәп укучылары арасында профилактика эше алып барасыз. Юл һәлакәтләре килеп чыкмасын өчен көчегезне кызганмыйсыз. Киләчәктә дә юллардагы җәяүлеләр, транспорт йөртүчеләр, пассажирлар иминлеген кайгыртырсыз дип ышанып калабыз. Үзегезгә һәм гаиләләрегезгә, шулай ук ЮХИДИ ветераннарына сәламәтлек, бәхет-шатлык һәм аяз күк йөзе телибез.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев