Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

30 апрель - Янгын сүндерүчеләр көне

30 апрель - Янгын сүндерүчеләр көне. Янгын сүндерүчеләр көненең язгы, коры һәм җилле көннәргә туры килүе тикмәгә түгел.

 Янгын куркынычсызлыгы буенча махсус режим кертелгән һәм кешеләр Яз һәм Хезмәт бәйрәмендә авылга, бакча участокларына, дачаларга агылган бу көннәрдә сезнең хезмәт аеруча актуаль яңгырый.Янгын сүндерүче хезмәте иң куркыныч һәм җаваплы хезмәтләрнең берсе.

Хөрмәтле янгын сүндерүчеләр! Тармак ветераннары! Сез һәрчак уяу һәм янгыннар вакытында иң беренчеләрдән булып ярдәмгә ашыгучы һөнәр ияләре. Килеп чыккан янгыннарда, бәла-казаларда зур осталык белән күрсәтелгән ярдәмегез кешеләрнең милкен, сәламәтлеген һәм гомерен саклап кала. Авыр хәлләрдә бурычларыгызны тиешле югарылыкта үтисез. Мөхтәрәм янгын сүндерүчеләр! Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, хезмәттә һәм шәхси тормышыгызда уңышлар һәм киләчәк көннәрнең мөмкин кадәр янгыннарсыз, хәвеф-хәтәрләрсез, тыныч узуын телибез.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев