Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

30 август – Республика көне

Хөрмәтле райондашлар, районыбыз кунаклары! 30 август – республикабызда яшәүче барча халыкның уртак бәйрәме. Шунысы куанычлы, республикада нинди генә милләт халкы яшәмәсен, алар барысы да дус- тату, матур гомер кичерә

Тарихтан күренгәнчә, әлеге көн 1990 елда Татарстанда Мөстәкыйльлек турында Декларация кабул ителгән көн. Республикабыз күпмилләтле Россиядә ышанычлы һәм ныклы таяныч буларак үзен күрсәтә алган төбәк. Әлеге бәйрәмнең максаты да республикадагы барча халыкның бердәм булып, имин, бәрәкәтле, мул тормышта яшәвенә юнәлдерелгән. Районыбыз халкы әлеге олугъ бәйрәмне күтәренке кәеф, матур хезмәт күрсәткечләре белән каршы ала. Бүген игенче-механизаторларыбыз игеннәрне урып-җыюда, киләсе ел уңышына нигез салуда фидакарьлек үрнәге күрсәтеп эшли, уңган-булган терлекчеләребез фермаларда тырышып хезмәт куя. Медицина, мәгариф, мәдәният, спорт кебек социаль өлкәдә хезмәт куючыларның да һәм эшмәкәрләребезнең дә хезмәте бары мактауга лаек. Мөхтәрәм райондашлар! Республика көне уңаеннан ихлас котлауларыбызны кабул итеп алыгыз, гаиләләрегезгә тынычлык, тормышыгызда муллык, бәрәкәт теләп калабыз.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев