Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

31 август – Ветеринария хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле ветеринария хезмәткәрләре!

Һөнәри бәйрәмегез белән котлап, Сезнең хезмәтегезнең киң кырлы, үтә мәшәкатьле, әмма мактаулы икәнен билгеләп үтәбез. Терлек авыруларын кисәтүдән, аларны дәвалаудан тыш, сезгә халыкны кешеләр һәм хайваннар өчен дә уртак булган чирләрдән, төрле агуланулардан саклау вазифасы да йөкләнгән. Сез авыл хуҗалыгы предприятиеләренә һәм шәхси хуҗалыкларга терлекчелек продуктлары җитештерүдә мөмкин кадәр ярдәм күрсәтеп, аларның икътисадый хәлләрен яхшыртуга лаеклы өлеш кертәсез. Сез вакыт, сәламәтлегегез белән исәпләшмичә, үтә четрекле хезмәт башкарып, җәмгыять, кешеләр алдында зур ихтирам яулыйсыз. Киләчәктә дә район икътисадын ныгытуда терлекләр һәм кешеләр сәламәтлеген саклауда үзегезне аямыйча эшләрсез дигән ышанычта калабыз. Сезнең һәркайсыгызга сәламәтлек, уңышлар, гаилә иминлеге телибез.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев