3нче номерлы балалар бакчасында «БумБатл» акциясе узды
Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында макулатура җыю буенча Бөтенроссия «БумБатл» акциясе узды, аның төп максаты-тәрбияләнүчеләрдә табигатьне саклау һәм экология эшчәнлеге өлкәсендә актив тормыш позициясен формалаштыру.
Акция алдыннан танып-белү әңгәмәсе үткәрелде, анда тәрбияләнүчеләр планетабызның табигый матурлыгын саклау эшенә һәр кешенең нинди өлеш кертә алуын белделәр. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм ата-аналар акция идеясен хупладылар һәм макулатура җыю процессына актив кушылдылар, чөнки макулатураны куллану агачны сизелерлек экономияләргә һәм урманнарны кисүдән саклап калырга мөмкинлек бирә.
Акция уен, ярыш формасында узды, әйләнә-тирә мохиткә, табигать ресурсларына сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеген һәм аларны икенчел файдалану кирәклеген аңларга мөмкинлек бирде, чүплеккә эләгүче калдыклар санын киметергә мөмкинлек бирде.
Барлык катнашучыларга да акциядә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерәбез!!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев